Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сѳйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул чакта аның белән мѳгамәләң мәҗүси, яки салым җыючы белән булган кебек булсын. Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, аңа ләгънәт тѳшсен! Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, аңа ләгънәт тѳшсен. Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аның ояты килсен ѳчен, аның белән аралашмагыз. Македуния ѳлкәсенә китеп барышлый ук, мин синнән Эфестә калуыңны үтенгән күк, синең хәзер дә анда булуыңны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка ѳйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш. Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән, Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын! Әгәр сезгә берәү килсә һәм бу тәгълиматка ѳйрәтмәсә, ул кешене ѳегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез.
К Римлянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода