Берәүне дә хѳкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хѳкем итмәс.
Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хѳкем итүче канунны да яманлый һәм хѳкем итә. Әгәр син канунны хѳкем итәсең икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хѳкем итүче хаким.
Бары тик бер генә канун Чыгаручы һәм Хаким бар. Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хѳкем итәргә кем соң син?