Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Әгәр ашаган ризыгың имандашыңа кайгы китерә икән, димәк, син яратып эш итмисең; аңа ризыгың белән һәлакәт китермә, Мәсих аның ѳчен дә үлде бит. Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын. Чѳнки иманы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә ѳстәл артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? Синең белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Мәсих шундый кеше ѳчен дә үлде бит. Имандашларга карата шул рәвешчә гѳнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вѳҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гѳнаһ кыласыз.
Выбор основного перевода