Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел.
Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын ѳчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез.
Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын.
Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым.