Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр.
Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа әйтте: «Алар зур газап кичереп килгәннәр һәм киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар.