Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Бу хәлләр башкаларга сабак булсын ѳчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды. Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас ѳчен сак булсын. Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыккан кешеләр түгел идемени алар? Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гѳнаһ кылып, чүлдә үлеп калган кешеләргә түгелме? Алар Минем тынычлыгыма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаучылар хакында түгелмени? Шулай итеп, ышанмаулары ѳчен, аларның Аллаһының ял итү урынына керә алмаганын күрәбез. Шуңа күрә, имандаш туганнар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз
Выбор основного перевода