Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гѳнаһ кылуны дәвам итәргәме? Чѳнки Аның аша безнең икебезнең дә, ягъни яһүд һәм яһүд булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. Аллаһы мәрхәмәте белән миңа сезнең ѳчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер. Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Иң изге урынга ышаныч белән керә алабыз,
Выбор основного перевода