Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Иблис, вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте. Минем гѳнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сѳйлим икән, ни ѳчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? Без Мәсих белән берләшүдә Аллаһының хаклыгын уртаклашсын ѳчен, Ул безнең хакка Гѳнаһсыз ѳстенә гѳнаһларыбызны салды. Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гѳнаһларын йолар ѳчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр ѳчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Чѳнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.
Выбор основного перевода