Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз.
Тагын шуның ѳчен Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез; һәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли.