Паул, Югары киңәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы каршында саф вѳҗдан белән яшәдем.
Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих һәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем ѳчен Аллаһыга дога кылыгыз.