Рәсүлләр исә, Гайсә исеме ѳчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.
Ул булачак әҗерне карап торды һәм, шуңа күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде.
Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.