Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә. Без исә Аллаһы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә.
Выбор основного перевода