Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз. һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү ѳчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора.
Выбор основного перевода