Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак. Чѳнки җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар), безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бѳтен нәрсә – Аңардан, һәм без Аның ѳчен яшибез. Бер Раббы – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде.
Выбор основного перевода