Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер тѳрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сѳйли алуым ѳчен дога кылыгыз. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен.
Выбор основного перевода