Чѳнки әйткән сүзләреңә карап сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хѳкем итәрләр.
Изге язмада язылганча: «Тормышны яратучы, Ямьле кѳннәр күрергә теләүче Телен яманлыктан, Авызын мәкерле сүзләрдән тыйсын.
Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның диндарлыгы бернигә тормый.
Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас ѳчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.