17
Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез.
Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!
Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз.
Ә без инде зирәклек турында җитлеккән иман итүчеләр арасында сѳйлибез. Әмма ул – хәзерге заман акылы һәм бу дѳнья хакимнәренең акылы түгел, алар бетүгә таба бара бит.
Ә без Аллаһының дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез.