Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чѳнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез бер-берегезгә туганнар.
Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр.
Хѳкем итмәгез, үзегезне дә хѳкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез һәм үзегезне дә кичерерләр.
Ә инде хуҗасының ихтыярын белмәүче, җәзалауга лаеклы эш эшләсә дә, азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр.
Сѳекле имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга ѳлгер булырга, ә сѳйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш,