Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Тимофею
1 2 3 4
Параллельные места
Хуҗасы аңа әйткән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдың, мин сиңа зурысын йѳкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш». Кемнең корылмасы исән калса, шул савап алачак. Мин шуның ѳчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чѳнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны Аның соңгы кѳнгә кадәр саклый алачагына инанам. Соңгы кѳндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең. Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар. Без сезнең һәрберегезнең ахырга кадәр, ѳметегезнең тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез. Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чѳнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш. Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сѳючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. Һәм Баш Кѳтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз. Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була. Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның туганы Яһүдтән Аллаһы-Ата тарафыннан чакырылганнарга, сѳелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих ѳчен сакланганнарга: Алда сине кѳткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак һәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен.
2. Тимофею
1 2 3 4
Выбор основного перевода