Сезне хѳкем итәргә китергән чакта, нәрсә һәм ничек сѳйләргә дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сѳйләргә кирәклеге белдерелер.
Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды.
Миңа кѳч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде;
Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хѳкем кѳненә ничек сакларга икәнен белә.