Һәм Гайсәгә:– Гайсә, Үзеңнең Патшалыгыңа кергәч, мине искә ал, – диде.
Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
Гайсә – тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хѳкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде.
Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә.
Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыңны хѳкем итәсең? Ә син ни ѳчен имандашыңны кимсетәсең? Без барыбыз да Аллаһының хѳкем итү урыны алдына басачакбыз.