Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Чѳнки сезгә әйтәм, Изге язманың: «Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды», – дип язылган урыны Миңа карата тормышка ашырылырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашырылу алдында. Үземнең исемем хакына аның күпме газап чигәргә тиешлеген Мин аңа күрсәтермен, – диде. Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, үлемгә хѳкем ителгән кешеләр кебек, иң артка куйган сыман тоела. Чѳнки Аллаһы безне дѳнья, фәрештәләр һәм кешеләр ѳчен тамаша итте. Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. Шуңа күрә, үтенәм сездән: сезнең хакка газап чигүемә күңелегезне тѳшермәгез; бу газаплар – сезнең даныгыз ѳчен хезмәт итә. Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим. Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. Ѳстәвенә, имандашларымның күбесе, тѳрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сѳйли башладылар.
Выбор основного перевода