Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында мин сиңа кушам: бу кагыйдәләрне алдан ук тискәре карашта торып һәм берьяклылык күрсәтеп кулланма. ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, Тереләрне һәм үлеләрне хѳкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам: Ә тинтәк бәхәс, шәҗәрәләр һәм канун турындагы ызгыш-талаш һәм кычкырышулардан читләш, чѳнки алар файдасыз һәм мәгънәсез. Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын!
Выбор основного перевода