Ә инде берәрсе кешеләр каршында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам каршында аннан ваз кичәрмен.
Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер.