Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгының шәкерте булган һәр канунчы үзенең келәтеннән иске әйберләрен дә, яңаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш. Раббы исә әйтте:– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Иман сүзләре һәм һәрвакыт үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, боларны имандашларга ѳйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың. Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Ѳйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул; каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын ѳчен, сѳйләмең тәнкыйть итә алмаслык дәрәҗәдә дѳрес булсын. Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сѳючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак.
Выбор основного перевода