Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
– Тѳлкеләрнең ѳннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш тѳртер урыны да юк, – дип җавап бирде Гайсә. Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде һәм утлыкка салды, чѳнки аларга кунак йортында урын булмады. Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык, Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча безнең гѳнаһларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте. Аллаһыга мәңге-мәңгегә дан! Амин. Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, аңа ләгънәт тѳшсен! Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, аңа ләгънәт тѳшсен. Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым һәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яһүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә
Выбор основного перевода