Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнең барысына караганда да күбрәк салды.
Сәдака сандыгына салучыларның барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарның барысын, яшәү ѳчен кирәк булганнарның бѳтенесен дә салды.
һәм әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды.
Чѳнки тегеләрнең барысы да үзләреннән артканын Аллаһыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү ѳчен кирәк булган бар булганын салды.