Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Хәер, моны әмер итеп түгел, бәлки ташлама ясап әйтәм. Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йѳрәге кушканча бирсен, чѳнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата. Мәсихтә рухи кардәшең буларак бурычыңны үтәүне таләп итәргә хакым булса да, башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм дә Аңа иман итүем ѳчен хәзер тѳрмәдә утыручы тоткын – сиңа мәхәббәткә таянып мѳрәҗәгать итүне кулайрак күрәм. Әмма бернәрсәне дә синең ризалыктан башка эшлисем килмәде. Ул вакытта игелекле эшең үз теләгең буенча түгел, бәлки ирексезләп кушканга булыр иде. Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып, һәм туганының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек торыр икән? Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк.
Выбор основного перевода