Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен ѳйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. хакыйкать сүзендә, Аллаһы кодрәтендә уң һәм сул кулларыбыздагы тәкъвалык коралы белән Шуңа күрә, үтенәм сездән: сезнең хакка газап чигүемә күңелегезне тѳшермәгез; бу газаплар – сезнең даныгыз ѳчен хезмәт итә. Боларның һәммәсе ѳчен мин Ата алдында тез чүгеп ялварам. Аннан күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыруг үзенә исем ала. Үз данының байлыгы белән, Үзенең Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен, иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып урнашкан хәлдә Ниһаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең кѳче белән ныгыгыз. Шуның ѳчен, начар кѳннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кѳрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу ѳчен Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен кабул итегез. Тимуте улым, синең хакта элек сѳйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кѳрәш. Мәсих Гайсәнең яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик.
Выбор основного перевода