Безгә үзебезне сезнең алдыгызда яңадан мактаргамы? Яисә, кайберәүләр ѳчен кирәк булган кебек, сезгә яки сездән безгә хуплау хатлары кирәкме?
Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз, фәкать, күңелдә булган нәрсә белән түгел, бәлки тыштан күренүче нәрсә белән генә мактанучыларга җавап бирә алуыгыз ѳчен, сезгә безнең белән мактанырга мѳмкинлек бирәбез.