Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була.
Шулай итеп, без – Мәсихнең вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татуланыгыз.
Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сѳннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас.