Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Нәрсә телисез сез? Сезгә таяк беләнме яисә мәхәббәт һәм басынкылык рухы белән килимме? Без, күпләр кебек, үз файдалары ѳчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаһыныкы буларак, Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сѳйлибез. Сезгә инде ѳченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән. Мин яныгызда икенче мәртәбә булганда сезгә кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә сезне тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, әүвәл гѳнаһ кылганнарны һәм башкаларның һәммәсен дә кызганмам, чѳнки сез минем аша Мәсих сѳйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезнең ѳчен эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнең арада кѳчле. Чѳнки Ул зәгыйфьлектә хачка кадакланган булса да, Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшүдә кѳчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә, сезнең файдагыз ѳчен, Аның белән бергә яшәячәкбез. Иман белән яшибез микән? – дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнең сездә булуын белмисезме әллә? Бәлки сез сынауда уңышсызлыкка очрагансыздыр. Безгә килгәндә, сынауны уңышлы үтүебезне белерсез, дип ѳмет итәм. Сезнең бернинди яман эш кылмавыгыз ѳчен Аллаһыга ялварабыз. Сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү ѳчен түгел, бәлки, без сезгә сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнең игелекле эш эшләвегез ѳчен ялварабыз. Чѳнки без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аның үзе ѳчен генә эшли алабыз. Без кѳчсез, ә сез кѳчле булганда без сѳенәбез һәм сезнең камилләшүегез хакына дога кылабыз. Шунлыктан мин боларны сездән читтә вакытта язам. Яныгызга баргач, Раббының җимерү ѳчен түгел, бәлки ныгыту ѳчен миңа биргән вәкаләтен каты рәвештә кулланмаска ѳметләнәм.
Выбор основного перевода