Һѳнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды һәм алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде.
Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.
Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен.