Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сѳйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул чакта аның белән мѳгамәләң мәҗүси, яки салым җыючы белән булган кебек булсын. Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем. Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен». Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән, ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йѳр. Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета, чѳнки без дѳньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк. Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; чѳнки бар явызлыкларның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр. Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода