Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Әгәр туганың сиңа каршы гѳнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, син туганыңны үзеңә кайтарган булырсың. Ләкин тыңламаса, һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән раслансын ѳчен, үзең белән бер яки ике кешене ал. Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сѳйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул чакта аның белән мѳгамәләң мәҗүси, яки салым җыючы белән булган кебек булсын. Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез ѳйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дѳрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез. сез Раббыбыз Гайсә исеме белән җыелганда һәм күңелем сезнең белән булганда, Раббыбыз Гайсә кодрәте белән бергә, Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода