Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Гайсә җавап бирде:– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Явызлык кѳчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суыныр. Алар белән бергә дѳньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады. Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаһының ачуы килә. Шуңа күрә алар белән эш итмәгез. Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода