Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Параллельные места
Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен кѳчле быргы тавышы белән җибәрер. Һәм алар җирнең дүрт почмагыннан, дѳньяның бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аның сайланганнарын җыярлар. Шул вакыт Ул, фәрештәләрне җибәреп, җирнең дүрт почмагыннан, җир читеннән алып күккә кадәр Үзе сайлаганнарны җыяр. Имандаш туганнар, сез ѳметсез кешеләр кебек кайгырмасын ѳчен, үлем йокысына киткәннәр турында белүегезне телибез. Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуңа күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән кире кайтарачак. Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз.
2. Фессалоникийцам
1 2 3
Выбор основного перевода