Ә сез болай дога кылыгыз:Күктәге Атабыз!Исемең изге дип икърар ителсен
Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде.
Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар.
Изге Рухның кодрәте аша ѳметегез артканнан-арта барсын ѳчен, ѳмет бирүче Аллаһы сезне, Аңа иман итүчеләрне, бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.