Без Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булсын ѳчен, дѳнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә
Тагын шуның ѳчен Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез; һәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли.
Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәү ѳчен чакырды.
Чѳнки Аллаһы безне ачуга дучар булу ѳчен түгел, ә Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы котылу кабул итүебез ѳчен билгеләде.