Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Петра
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мѳһимрәк түгелме соң? Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң? Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Һәм кием ѳчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. Әмма сезгә әйтәм: Сѳләйман патша үзенең бѳтен мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар? Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шѳкер итеп белдерегез.
1. Петра
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода