Сез моңа шаһитләр.
Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.
Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу ѳчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора.
Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт һәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнең иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит.