Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез.
Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк.
Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларның бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаһысы үледән терелтте.