Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Аллаһыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, һәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без һәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз. Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язуның кирәге юктыр. Чѳнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга ѳйрәтте һәм, чынлап та, сез бѳтен Македуния ѳлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандаш туганнар: тагын да ныграк тырышыгыз. Аллаһыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт ѳстәгез. Сѳеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чѳнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә. Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода