Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады.
Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз.
Ә без, туганнар, сезнең белән кыска вакытка аерылыштык (күңелләребез түгел, ә тәннәребез генә аерылышты) һәм сезне шундый сагындык, үзегезне бик нык күрәсебез килде.