Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Параллельные места
Тиз арада туганнар Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимуте Беруядә калдылар. Паулны озата баручылар аның белән Афинага чаклы килделәр һәм кире кайтып киттеләр. Паул, алар артыннан, Силаска һәм Тимутегә мѳмкин кадәр тиз арада килеп җитәргә кушты. Силас белән Тимутене кѳткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Шуңа күрә, мин бүтән кѳтеп тора алмадым, иманыгызның ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутене сезнең янга җибәрдем. Чѳнки, аздыручы сезне коткыга керткән һәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
1. Фессалоникийцам
1 2 3 4 5
Выбор основного перевода