Шуннан соң күрәм: менә, күктә ачык ишек, һәм моңарчы миңа сѳйләгән быргыдай тавыш әйтте: «Монда мен. Мин сиңа моннан ары булырга тиешле нәрсәләрне күрсәтермен».
Җиде күк күкрәү әйткәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазның: «Җиде күк күкрәүнең сѳйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язма», – дигәнен ишеттем.