Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте: йѳзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
ә аяклары мичтә кыздырган бронза кебек һәм тавышы шарлавык тавышы кебек иде.
Ул Үзенең уң кулына җиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аның тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде!