Ул аларга әйтте:– Сез кешеләр алдында үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, әмма Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәя биргән нәрсә – Аллаһы каршында җирәнгеч.
Аллаһының кешеләрне ни рәвешле хак итүен белмичә, алар үзләренчә хак булуны урнаштырырга тырышып, Аллаһының хаклык юлына буйсынмадылар.