Шуннан соң Аның янына Яхъяның шәкертләре килеп:– Ни ѳчен без һәм фарисейләрнең шәкертләре еш ураза тотабыз, ә Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейләр! Монафикълар! Сез бѳтнекнең, укропның, ак әниснең уннан бер ѳлешен бирәсез, ә канундагы иң мѳһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә һәм канунның калган ѳлешләрен дә онытмаска кирәк иде.
Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бѳтнекнең, рутаның һәм һәртѳрле яшелчәнең уннан бер ѳлешен бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә һәм канунның калган ѳлешләрен дә калдырмаска кирәк иде.