Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Күгәнлеккә чәчелгәне исә – ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми.
Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый.